17 ел элек, 2 февраль көнне, Буа эчке эшләр бүлегенең 12 хезмәткәре үзләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә фаҗигале рәвештә үлә. Шул кайгылы вагыйганы искә алып, мәтәм көне булып үтте. Анда Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, Буа мөхтәсибәте вәкиле, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, православ дин әһеле, вафат булучыларның әти-әниләре, гаиләләре, якыннары катнашты. Фәһим хәзрәт үзенең чыгышында: “Ислам дине сабырлыкка өнди”, – дип, халыкка сабыр булырга кирәклеген аңлатты. Җомга намазында бөтен хезмәткәрләрне искә алып, алар рухына догалар кылынды.
Буа мөхтәсибәт вәкилләре мәтәм көнендә катнашты
04 февраль 2019 ел 09:05
![Буа мөхтәсибәт вәкилләре мәтәм көнендә катнашты](/netcat_files/631/825/IMG_20190202_110642.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/2b1645149eb54a6ef845d948a726c236_280x180x1.jpg)
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
![](/netcat_files/631/825/fb3607c9425b5b28011085c766fe6f90_280x180x1.jpg)
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы