Казан ислам көллиятендә ачык дәрес узды

14 февраль 2019 ел 15:38
Казан ислам көллиятендә ачык дәрес узды

Бүген, ягъни 14 февральдә, Казан ислам көллиятендә ачык дәрес булып узды.

Гарәп теле буенча практик дәресне тәҗрибәле укытучы Илһам хәзрәт Дилмөхәммәтов алып барды. Дәрес көллиятнең 1 курс студентлары белән уздырылды. Ачык дәрескә килгән Диния нәзарәте, Россия ислам институты, башка мәдрәсә вәкилләре дәреснең югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклап үттеләр.

Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин дини уку йортларында ачык дәресләр үткәрүнең мөһимлеге һәм кирәклеге турында сүз башласа, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең өлкән, тәҗрибәле остазлары Наил хәзрәт Яруллин, Рамил хәзрәт Зарипов дәреснең уку-укыту программасы белән тәңгәл килергә тиешлегенә басым ясадылар. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев дәрескә тулы, профессиональ бәя бирде. Казан ислам көллиятенең директор урынбасарлары Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Мансур хәзрәт Мифтяхов, көллият укытучылары Нуриддин хәзрәт Темиров,  Гөлнур ханым Гатауллина да Илһам хәзрәт үткәргән дәреснең бары уңай якларын гына билгеләп  үттеләр.

Әлеге Казан ислам көллиятендә үткән ачык дәрескә – методик көнгә йомгак ясап Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе Нәзирә ханым Гыйззәтуллина дини уку йортларында татар телле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәклегенә, дәрес төзелешен методик яктан дөрес оештыруның да мөһимлегенә басым ясап китте.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк: әлеге методик көннәр әле башлана гына, киләсе ачык дәрес 21 февральдә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә (Балтач районында урнашкан бүлектә) уздырылачак.

Һәр теләгән кеше әлеге ачык дәресләрдә катнаша: тәҗрибә уртаклаша, нәрсәгәдер өйрәнә һәм башкаларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Искәрмә: Казан ислам көллияте Казан шәһәренең Зәйни Солтан урамында, атаклы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәчет янәшәсендә урнашкан. Уку йортының җитәкчесе – Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана