Февраль аенда “Хаҗилар” мәчетендә ике ай буе укылган Коръән хәтеме тәмамланды. Көнбатыш халкы атнага бер тапкыр мәчеткә килеп Коръән хәтем итте. Хәтемне мәдрәсә мөгаллиме Коръән- хафиз Умуртдин хәзрәт алып барды. Шул уңайдан оештырылган мәҗлес ахырында Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов җыелган халыкка үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Укылган Коръән хәтеме районыбызга бер бәрәкәт алып килер дигән өмметтә калабыз.
“Хаҗилар” мәчетендә Коръән хәтеме тәмамланды
18 февраль 2019 ел 11:07
![“Хаҗилар” мәчетендә Коръән хәтеме тәмамланды](/netcat_files/631/825/1_2.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/0469ca1d82923593cea87fbe13b88bf1_280x180x1.jpg)
Чистай мөхтәсибәтендә шәһәр мәчетләре имамнары авылларда дәгъват эшчәнлеген дәвам итә
15 февраль 2021 ел 11:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы