Җомга кич “Хаҗилар” мәчетендә атналык вәгазь кичәсе булып узды. Кичәдә имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов килгән җәмәгатькә “Хөсетлек” темасын бик матур итеп аңлатып бирде. Хәзрәт халыкны гыйлем алырга, кем әле үзенә ислам гыйлемен тупламаган, гыйлемне алырга яңа уку елыннан Буа мәдрәсәсенә укырга чакырды.
Кичә догалар кылып тәмамланды.