Түбән Каманың үзәк мәчетендә 50гә якын дин тотучы түгәрәк өстәл янында сөйләшүгә җыелды. Бу юлы алар кеше тормышында тигезлекне ничек сакларга һәм яшәештәге иң мөһим мәсьәләләрне ничек билгеләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.
"Мөселман җәмгыятенең гомуми дәрәҗәсе артты, дин кушканча яшәргә омтылучыларга яңа белемнәр кирәк, - дип яза мәчетнең матбугат хезмәте. - Намаз уку һәм ураза тоту нечкәлекләрен күпләр белә һәм алар турында дөрес итеп аңлата да ала. Әмма тормыш төрле сораулар куя. Әйтик, эшкә комачаулык тудырса, өстәмә ураза тотарга кирәкме? Намаз вакытында кемнеңдер хәле начараеп китсә, нишләргә? Буш вакытыңны догалар укуга багышларгамы яки ата-анаңа ярдәм итүгәме?
Түгәрәк өстәл янында сөйләшү әлеге һәм башка сорауларга җавап табу өчен файдалы чара булып торды. Ике сәгать барган сөйләшүдә түбәнкамалылар Булат хәзрәт, Фәнил хәзрәт һәм Рәйхан хәзрәт белән әлеге тема буенча аралашып, үз сорауларына җаваплар алдылар.
Түбән Кама үзәк мәчетендә "түгәрәк өстәл" узды
05 март 2019 ел 13:09
Соңгы яңалыклар
Кызыл Байрак авылы имамы киокусинкай буенча Бөтенроссия турнирын ачу тантанасында катнашты
19 ноябрь 2019 ел 10:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы