Бүген Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясендә кунакта булды.
Биредә ул газета һәм «Арча» радиосында чыгучы дини язмалар, тапшырулар турында фикер алышты һәм киләчәктә дини тапшыруларның санын арттыру, халыкка дин турында күбрәк аңлату буенча сөйләште.