14 март көнне Буа районы “Госман” мәчетендә “Яүлык күнел көзгесе” дигән матур мәгънәле зур чара булып узды. Чараны оештыручы Буа мөслимәләр рәисе Гөлирә абыйстай Шәйдуллина һәм Вәлиуллина Лилия ханым ярдәмендә уздырылды. Чараны мәчет мөгаллимәсе Равия абыстай көръәни кәрим аятләре белән башлап җибәрде. Сүзне Гөлирә абыстай үзенең нәсыйхәтен яулык белән йөрүнең зур әһәмиятен аңлатты, шуңа без бу чараны да үткәрергә булдык диде Гөлирә абыстай. Чарада “Сандыктагы хәзинә” өзеген әби белән оныкчык башкарды, районнан килгән өлкән абыстайлар мул табын артында үзләренең яүлык турында шигырләрен, мөнәҗәтләрен, тормышта булган вакыйгаларны халыкка сөйләделәр. Ләйсән ханым Хәсәнова яулык бәйләү буенча мастер класс күрсәтте. Госман мәчете хисапчысы Фәнис Мөнир улы үзенең “Диде муса” дигән мәнәҗәтен әйтте, Иске Суыксу авылы өлкән шагыйрәсе Динә Камалетдиновага мәхәллә исеменнән чәчәк бүләк итте. Мәҗелес ахырында Гөлирә абыстай килүчеләргә, мул табынны әзерләгән Ясирә ханым Нуруллинага һәм мәчеттәге коллективка үзенең һәм Буа мөхтәсибәте исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде.
"Госман" мәчетендә дини чара узды
15 март 2019 ел 15:33
Соңгы яңалыклар
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы