31 март көнне, Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан, Арча шәһәренең Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе уздырылачак. Әлеге чараның төп кунагы - Казанның "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булачак. Вәгазь кичке сәгать алтыда (18.00) башланачак.