24 март көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре арасында волейбол ярышы уздырылды. Бу ярышта мәдрәсәнең көндезге, кичке бүлектә укучылары һәм остазлар катнаштылар: барлыгы сигез команда булды. Бу юлы уйнаучылар мәдрәсә кубогы өчен көрәштеләр. Уен Олимпия системасы буенча барды: сигез командадан дүрт, дүрттән беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнде. Беренче урынга кубок һәм команда уенчыларына аерым бүләкләр тапшырылды. Икенче, өченче урыннардагы командалар шулай ук бүләкләнде. Катнашучылар һәм җанатарларга да бу уеннар бик ошады. Ярышны үткәрүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын насыйп әйләсен!
"Мөхәммәдия" волейбол уеннарында катнашты
25 март 2019 ел 15:31
!["Мөхәммәдия" волейбол уеннарында катнашты](/netcat_files/631/825/1_5.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/IMG_20210227_202235_629.jpg)
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
01 март 2021 ел 11:36
![](/netcat_files/631/825/02f688ac_fde3_4758_949f_389e9d534c43.jpg)
Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы