24 апрель көнне яңа төзелеп килүче мәчетнең буралары өелеп бетте. Мари иленнән килүче балта осталары бик кызу эш алып бардылар. Аларның җитәкчесе – Илья Александрович Майоров, эш бетүгә, ике атнадан соң, эшләрен кабул итәргә Маридан үзе килде. Аңа 8 нче мәчет исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды. Мәчетнең имам-хатыйбы Шамил хәзрәт Вәлиуллин бу зур эшләр барганда ярдәм күрсәткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерә. “Аллаһы меңе белән кайтарсын”, – дия. Алга таба мәчетнең түбәсен калай белән ябу көтелә.
Буада яңа мәчетнең бура өлеше тәмамланды
26 апрель 2019 ел 16:29
![Буада яңа мәчетнең бура өлеше тәмамланды](/netcat_files/631/825/IMG_20190424_170552.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/obr_2.jpg)
Чаллы Яр мәчете Мәүлид аена багышланган "Без Мөхәммәд өммәте" исемле чара оештырды
31 октябрь 2022 ел 11:07
![](/netcat_files/631/825/4_2.jpg)
Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67нче номерлы мәктәбендә тантаналы чараларда катнашты
18 октябрь 2022 ел 14:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы