26 апрель көнне “Хажилар” мәчетендә һәр атна барган вәгазьләр кичәсен тәмамлау тантанасы узды. Кичә район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөйләйманов, мәчетләр каршында укыган шәкертләр катнашында үтте. Илмир хәзрәт үзенең чыгышында гыйлем алуның әһәмияте турында нәсыйхәтләрен җиткерде, укучы шәкертләр үзләренең мәчет-мәдрәсәдә алган гыйлемнәрен халыкка бәян иттеләр. Фәһим хәзрәт барча шәкертләргә уңышларын теләп догалар кылды. Мәҗлес шәкертләр тарафыннан әзерләнгән мул табында дәвам итте. Быел алар “Хаҗилар” мәчетенә атнага бер тапкыр килеп 6 төркем башлангыч дини белем алды. Дәвамлылык телибез.
«Хаҗилар” мәчетендә атналык вәгазьләр тәмамлану тантанасы узды
29 апрель 2019 ел 15:04
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/005.jpg)
Көзге каникуллар вакытында Түбән Кама шәһәренең «Нур» мәчетендә кызлар өчен ял оештырылды
05 ноябрь 2020 ел 17:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы