29 май көнне Югары Ослан районы яшьләр үзәге бинасында мөселман активы өчен районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелде. 100 кешегә әзерләнгән мәҗлес затлы, зыялы, эчтәлекле булуы белән игътибарга лаек иде. Әлеге күркәм чара район администрациесе һәм мөхтәсибәте тарафыннан оештырылып, анда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре, чакырылган кунаклар, район оешмалары җитәкчелеге, имамнар, Республика ифтарында катнашкан мөселман активы җыелды. Чара Корьән аятьләрен укып, дога кылу, Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәровның сәләмләү сүзе һәм бик үтемле вәгазе белән башланып, район җитәкчесе Марат Зыятдиновның, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәтнең чыгышлары белән дәвам итте. Республикакүләм ифтар мәҗлесендә зур өлеш керткәннәре өчен 10 волонтерга мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Азан яңгырап, авыз ачканнан соң, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да намаз укыды.
Югары Осланда район ифтар мәҗлесе узды
30 май 2019 ел 14:39
![Югары Осланда район ифтар мәҗлесе узды](/netcat_files/631/825/DSC_0060.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/2b1645149eb54a6ef845d948a726c236_280x180x1.jpg)
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
![](/netcat_files/631/825/fb3607c9425b5b28011085c766fe6f90_280x180x1.jpg)
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы