Рамазан аеның соңгы атнасында яңа төзелеп килә торган 8 нче мәчеттә бура өлешендә ифтар ашы булып узды. Ифтар ашы мөхтәсибәт белән берлектә үткәрелгән “Тәмле ифтар” акциясе белән башланып китте, ифтар ашына авыз ачарга килүчегә хөрмә белән су таратылды. Ахшам намазына хәтле мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин килүче кунакларга Рамазан ае турында вәгазъ сөйләде, мәчеткә сәдәка бирүчеләргә, булышучыларга мәхәллә исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. Ахшам намазын укыгач авыз ачарга килүчеләр әзерләнгән мул табын артында сыйланып утырдылар. Ифтар ашын үткәрергә булышкан хөрмәтле хатын-кызларга Раббыбызның рәхмәте ирешсә иде диеп теләп кала 8 нче мәчет мәхәлләсе.
Буаның 8 нче мәхәлләсендә ифтар мәҗлесе
30 май 2019 ел 18:01
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/2b1645149eb54a6ef845d948a726c236_280x180x1.jpg)
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
![](/netcat_files/631/825/fb3607c9425b5b28011085c766fe6f90_280x180x1.jpg)
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы