31 май көнне Актанышта районкүләм ифтар үтте. Районда икенче тапкыр мондый киң масштабта оештырылган ифтарда үзәк стадионда 500гә якын кеше катнашты. Актанышка махсус ифтар өчен Татарстан мөфтие урынбасары – “Кол Шәриф” мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов килде.
“Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы актанышлылар белән аралашты, рамазан ае, Ураза гаете хакында вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләде.
Районыбыз имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә район үзәк стадионында ахшам намазы укылды.
"Батыр" спорт комплексында ифтар ашы әзерләнгән иде.