2 июль көнне Буада яңа төзелеп килүче мәчеткә ай кую тантанасы булып узды. Тантана барышында мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин җыелган халыкка, мәчеткә һәрдаим ярдәм итүчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Мәчетнең салынуында башыннан алып ярдәм күрсәтүче Зөфәр Фатыйх улы халыкка мәчетнең хәзергә хәтле эшләнгән, алга таба эшләнәчәк эш планнары белән таныштырып үтте. Җыелган халык ай куйган вакытта тәкбирләр әйтеп торды. Соңыннан Шамил хәзрәт мәчетнең киләчәктә дәвамлыгы булсын диеп догалар кылып тәмамлады.
Буада сигезенче мәхәллә мәчетенә ай куелды
03 июль 2019 ел 09:48
Соңгы яңалыклар
Сабада «Гаилә кыйммәтләре. Дин, җәмгыять, хатын-кыз» дип исемләнгән конференция узды
19 март 2019 ел 17:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы