Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, районда ислам дине юнәлешендәге вәзгыять, район дин әһелләре белән танышу максатыннан, Минзәлә мәчетенә килде.
Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Равил хәзрәткә районда яшәүчеләргә дини тәрбия бирү буенча башкарылучы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, ә авылларыннан килгән имамнар, форсаттан файдаланып, мөфти урынбасарына мәчетләрдә укыту, вәгазьләр алып бару һ.б. дингә кагылышлы темалар буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Әлеге визит барышында Равил хәзрәт Зөфәров район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән дә очрашты. Очрашуда шулай ук күрше Тукай районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас, төбәк казые, Актаныш мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да катнаштылар.