8-нче ноябрь кичәсендә Буа районы Комарово бистәсе мәчетендә тәүге тапкыр Мәүлид кичәсе оештырылды. Мәүлидтә һәрдаим шушында намазга йөрүчеләр һәм кунаклар катнашты. Ястү намазы укылганнан соң мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин Мәүлид ае турында кыскача вәгазь сөйләп, Мәүлид касыйдәләрен укыды. Кунак булып килүче Ринат әфәнде Ибраһимов татарча, гәрәпчә мөнәҗәтләр башкарды. Мәчетнең әйдәп баручысы Зөфәр Фатыйхович килүчеләрне сәламләп, матур теләкләрен җиткерде. Үзәк мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин мәҗлесне йомгаклап, илгә-көнгә догалар кылып тәмамлады.
Буа районы Комарово бистәсендә Мәүлид узды
11 ноябрь 2019 ел 14:33
Соңгы яңалыклар
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
01 март 2021 ел 11:36
Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы