9-нчы ноябрь көнне Буа районы Наратбаш авылында Мәүлид кичәсе булып узды. Кичәдә авыл халкы, Буа районыннан кунаклар катнашты. Авыл имамы Рөстәм хәзрәт Баһаутдинов вәгазь-нәсыйхәт белән башлап җибәрде. “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кешелек дөньясына әйтеп бетергесез зур йогынты ясаганы турында сөйләде. 8-нче мәчет имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин халыкны булганга шөкер итеп яшәргә, Коръәнгә, хәдисләргә таянып гамәл кылырга өндәде. Җыелган халык үзенең Мәүлед мөнәҗәтләрен башкарды. Мәҗлес бик күркәм үтте.
Буа районы Наратбаш авылында Мәүлид кичәсе узды
11 ноябрь 2019 ел 14:37
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/2b1645149eb54a6ef845d948a726c236_280x180x1.jpg)
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
![](/netcat_files/631/825/fb3607c9425b5b28011085c766fe6f90_280x180x1.jpg)
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Шәкертләр ял итәргә чыкты
Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.
08 сентябрь 2017 ел 13:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы