20-нче ноябрь көнне Кайбыч авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе булып үтте. Авылның имамы Назыйм хәзрәт Фәхретдинов килгән кунакларга, авыл халкына рәхмәтен җиткерде. Фәһим хәзрәт Сөләйманов Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында нәсыйхәтләр сөйләде. Күл-Черкен авылы 2-нче мәхәллә имамы Рафил хәзрәт кайбычлыларга шәһәдәт кәлимәсе турында аңлатма бирде. Буа мөслимәләр рәисе Гөлирә абыстай Шәйдуллина үзенең нәсыйхәтендә гыйлем алырга, алган гыйлемне хәзерге буынга тапшырып калдылырга дигән фикерен җиткерде. Авыл мөгаллимәсе Мәүлед мөнәҗәтләрен башкарды. Очрашу мул табында дәвам итте.
Кайбыч авылында Мәүлид кичәсе узды
21 ноябрь 2019 ел 14:16
Соңгы яңалыклар
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
01 март 2021 ел 11:36
Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы