Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 1-нче көнендә, Арча шәhәренең "Үзәк" мәчетендә район имамнары җыелышы узды. Әлеге утырыш шушы көннәрдә Аллаhы хозурына күчкән Өчиле авылы мәхәлләсе хәзрәте Рәүф хәзрәт Гыйльмиҗанов рухына багышлап Коръән аятьләре укудан башланып китте. Көн тәртибендә күп кенә сораулар күтәрелде, Мәүлид аена йомгак ясалды. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде һәм имамнарга шәһәдәтнамәләр тапшырды. “Аллаhы өммәтебезгә файдалы булып, хезмәт кылырга нысыйп итсен!” – дип таралышты дин әһелләре.
Арчада имамнар җыелышы узды
28 ноябрь 2019 ел 15:53
Соңгы яңалыклар
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында мини-футбол турниры узды
01 март 2021 ел 11:36
Мөслимәләр берләшмәсе Апаста татар халкының киләчәгенә багышланган җыенда катнашты
26 февраль 2021 ел 17:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы