26-нчы ноябрь көнне Буа мәдәният сараенда районыбызда өченче тапкыр Буа мөхтәсибәте оештырган автор-башкаручы Ильяс Халиковның театральләштерелгән “Мәдрәсә – гыйлем чишмәсе” дип аталган дини-концерт чарасы булып узды.
Чарада район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, якташыбыз, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ульян өлкәсе мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин катнашты. Районыбызның иң актив мөселманнарын Рөстәм хәзрәт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән бирелгән мөфтият медале, рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Илмир хәзрәт Картлар йорты мөдире Рәзинә ханым Хисаметдиновага мөхтәсибәт исеменнән бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырды.
“Ай-яй матур булды”, “Бик ошады”, “Болай да яшәп була икән”, “Искитмәле”, “Мондый концерт күргән юк иде әле” дип һәм күп кенә башка төрле йөрәккә май булып ята торган сүзләр белән бәяләде бу чараны тамашачы. Аеруча җырчы Ильяс Халиковның чиста моңлы тавышын, мәгънәле җырларын, үтемле клипларын яраттылар.
Бар тамашачы исеменнән Ильяс Халиковка һәм “Минбәр” татар-дини театрына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, алдагы иҗади тормышларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Шамил Вәлиуллин