Югары Ослан районында имамнарның чираттагы җыелышы узды

23 декабрь 2019 ел 16:31
Югары Ослан районында имамнарның чираттагы җыелышы узды

Бу көннәрдә Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, мөхтәсиб һәм чакырылган кешеләр катнаштылар. Гали хәзрәт имамнарны мөхтәсибәттә үткәрелгән чаралар белән, кайбер мөхәлләләрнең эшчәнленә кыскача анализ ясап үтте. Районда һәрбер мәчеттә киләсе елларда төрле чаралар үткәрү, мәктәпләрдә укучы балалар арасында дини викториналар уздыру һәм башка эшләрне оештыруны тәкъдим итте. Имамнар белән Диния нәзәрәтенең имамнар тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында "Нигезләмә"сенең кайбер пунктларын җентекләп укып, карап чыктылар һәм бу тәләпләрнең дини йолаларны үтәгәндә куллану ассызыклап үтелде. Җыелыш Коръән аятьләрен укып дога кылу, мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төшке аш һәм җәмәгать намазын уку белән тәмамланды.

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16

Шәкертләр ял итәргә чыкты

Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.

08 сентябрь 2017 ел 13:53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана