Чүпрәле район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов озак еллар дини кыйммәтләрне таратуга зур өлеш керткән хезмәте өчен Җәүдәт хәзрәткә рәхмәт белдерде һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт Хаты тапшырды, зәвык белән ясалган, догалар төшерелгән чынаяклар бүләк итте, исәнлек теләде.
Юбилярга җылы тәбрикләү сүзләре “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров исеменнән дә җиткерелде. Җәүдәт Халитов җәмгыятьтә озак еллар агроном вазифасын башкара, райондагы орлыкчылык инспекциясендә, ягулык белән тәэмин итү оешмасында хезмәт куя.
Авыл халкына дини вәзгыять юнәлешендәге хезмәтен исә ул 15 еллап башкара. Һәм менә үзенең юбилей көнендә әлеге имамлык вазыйфасын Муса хәзрәт Шәйдулловка тапшырды.
Район мөхтәсибе мәчетнең яңа имам-хатыйбына уңышлар теләде.
Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбына Татарстан мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды
24 декабрь 2019 ел 13:37
Соңгы яңалыклар
Кызыл Байрак авылы имамы киокусинкай буенча Бөтенроссия турнирын ачу тантанасында катнашты
19 ноябрь 2019 ел 10:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы