Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе урынбасары, "Ярдәм" мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов милли гвардия гаскәрләренең 5561 хәрби частендә кышкы әзерлек чоры ачылышында катнашты. Ул хәрбиләргә үгет-нәсыйхәт биреп, Ватанны саклауда хәрби хезмәтнең мөһимлеге турында сөйләде.
Сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисен китереп, Хәбир хәзрәт Ватанга мәхәббәтнең иманнан булуын әйтте. Ул яшьләргә бердәм, бер-берсенә чын мәгънәсендә терәк булырга кирәклеге турында сөйләде. Чөнки коллективта гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Ә хәрби хезмәткәрләр өчен бу бик тә мөһим.