Буа мәдрәсәсендә 31-нче гыйнвар көнне авыл һәм шәһәр мәчетләрендә хезмәт куючы имамнарның җыелышы булып узды. Бу чара мөхтәсибнең ярдәмчеләре катнашында үткәрелде.
Җыелышта районның Аксакаллар рәисе Кадим хәзрәт Мөбарәкшин фидия хакында аңлатып үтте. Фәһим хәзрәт Сөләйманов имамнарга үзенең киңәшләрен җиткерде, авылларда вәгазь кичәләрен оештыруны дәвам итәргә кушты. Равил хәзрәт Сәетморадов касса, приход, расход кәгазьләрен тәртиптә тотуны боерды.
Хәзрәтләргә февраль аена намаз вакытлары таратылды.