Бөгелмәдә мәчетләр арасында мини-футбол турниры узды

25 февраль 2020 ел 09:06
Бөгелмәдә мәчетләр арасында мини-футбол турниры узды

ТАССР оешуның – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә торган елда ТР казыятының Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре командалары арасында “Интер” автоүзәге кубогына  традицион мини-футбол ярышлары Бөгелмәдә сигезенче тапкыр узды. Чарада “Интер” автоүзәге” ҖЧҖ директорлар советы рәисе М.М. Заһиров, Бөгелмәнең Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Н. Шәфигуллин, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы районнары имам-мөхтәсибләре һәм ТР казыятының Көньяк-көнчыгыш төбәге мәчетләре имамнары катнашты.

Турнир Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзләреннән башланып китте:

– Спорт ярышлары анда катнашучылар өчен дуслыкны ныгыту һәм мөселманнарны актив яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бик яхшы мөмкинлеге булып тора. Турнирда катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар телим, – диде ул үз чыгышында.

Турнир башланыр алдыннан Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов изге Коръән аятьләре укыды.  

Ярышларда Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Карабаш, Урыссу командалары катнашты. Уен күрсәткечләреннән чыгып, нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

1нче урында – Бөгелмә мөхтәсибәте командасы;

2нче урында – Лениногорск мөхтәсибәте командасы;

3нче урында –Азнакай мөхтәсибәте командасы.

Шәхси күрсәткечләр буенча Радмир Идиятуллин (Бөгелмә) – иң яхшы капкачы; Гани Мамиров (Лениногорск) – иң яхшы һөҗүмче; Адел Канипов (Азнакай) иң яхшы сакчы дип табылдылар.

Турнирда җиңүчеләр һәм катнашучылар призларга, истәлек өчен бүләкләргә лаек булдылар.  

Турнирны оештыруда ярдәм күрсәткән “Интер” автоүзәге директорлар советы рәисе Мәгъсүм Заһиров белән “Юность” спорт мәктәбе  директоры Рөстәм Шәфигуллинга Бөгелмә мөхтәсибәте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм   бүләкләр тапшырылды.

Шунысы игътибарга лаек, ТР Диния Нәзарәте тарафыннан Татар теле елы дип игълан ителгән бу елда кубокларда һәм дипломнарда символикалар да, язмалар да фәкать татар телендә язылган иде. Номинантлар милли баш киеме – түбәтәйләргә һәм шулай ук туган телдә язылган кубокларга ия булдылар.

Күмәк спорт чарасы дога кылу һәм бәйрәмчә әзерләнгән төшке аш мәҗлесе белән төгәлләнде. 

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы