Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәте белән, үз-үзеңне читләштерү режимы аркасында ике айга якын гыйбадәт кылу өчен ябылып торган мәчетләребез узган җомганы, ниһаять, янә ачылды. Шушы сөенечле хәбәрне ишеткән, җәмәгать белән намаз укырга теләүче мөселман кардәшләребез Аллаһ йортларына йөри башлады. Намазга килүчеләрнең барысы да инфекция таралуга каршы булдырылган кагыйдәләрне үти: һәрберсе маска белән перчатка кигән, ике кул озынлыгы ара калдырып, үз намазлыкларын кулланып укыйлар. Әлеге фотоларда Чаллы шәһәре мәчетләрендә - Җомга намазы күренешләре.
Чаллыда җомга намазы күренешләре: барлык санитария таләпләре үтәлә
12 июнь 2020 ел 15:06
Соңгы яңалыклар
Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды
Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.
11 сентябрь 2017 ел 10:05
Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары
Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.
11 сентябрь 2017 ел 09:47
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы