Бу көннәрдә Югары Ослан районының Үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам-мөхтәсиб катнашты. Гали хәзрәт имамнарны мөхтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты. Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, вирустан саклану һәм дезинфекцияләү өчен кирәкле материаллар, "Ислам террорга каршы" дигән айлыкка мәгълүматлар тапшырылды. Гали хәзрәт имамнарга быелгысы елда гошер сәдакасы җыю мәсьәләсендә халык белән эшләргә кирәклеген искәртеп узды. 60 яшь тулу хөрмәтеннән Брек авылы имамы Таһир хәзрәт Дәүләтшинга мөхтәсибәт исеменнән бүләк бирелде. Җыелыш Коръән аятьләрен укып, дога кылу һәм төшке аш белән тәмамланды.
Югары Осланда имамнар җыелышы узды
21 сентябрь 2020 ел 09:23
Соңгы яңалыклар
Чистай мөхтәсибәтендә шәһәр мәчетләре имамнары авылларда дәгъват эшчәнлеген дәвам итә
15 февраль 2021 ел 11:31
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы