Сентябрь ае “Экстремизмга – юк” исеме астында үтә. Бу елны да әлеге күренеш үз актуальлеген югалтмады. Шушы уңайдан, 20 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең актив мөселман яшьләре иртәнге сигездә “Прибрежный” паркы янында урнашкан “Sundale” пляжында вело-квестка җыелды, аннан 10 егет “Нур-Ихлас” мәчетенә юл тотты. Яшьләр саны аз булу сәбәпле, алдан планлаштырылган, юлда үткәрелергә тиешле квест уеннары турникта күтәрелү, футбол уйнау һәм велотриал трассасында үзеңне сынап карау белән алышынды. Мәчеткә барып җиткәч, егетләр 3 төрле ярышта көч сынашты: велосипедны фигуралы йөртү, велотриал, камера алмаштыру. Һәр өч ярышта да урыннар үткән вакытка карап билгеләнде. Көч сынашу тәмамланганнан соң егетләрне тәмле чәй, өйлә намазы, соңрак – үз-үзеңне камилләштерү, тайм-менеджмент темаларына китаплар һәм велосипед кирәк-яраклары белән бүләкләнү көтте.
Чаллыда яшьләр очрашуы узды
21 сентябрь 2020 ел 10:35
Соңгы яңалыклар
Татарстан мөхтәсибәтләрендә «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында велойөрешләр узды
23 сентябрь 2019 ел 11:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы