Мәүлид ае уңаеннан Нурлат мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге балалар һәм яшүсмерләр арасында спорт ярышы оештырды. Мини-футбол буенча барлыгы өч команда көч сынашты. Ярыш “Тулпар” спорт комплексында үтте. Катнашучыларны район-имам мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләде. Ул үз чыгышында рухи кыйммәтләрне, традицион гореф-гадәтләрне саклауның әһәмияте хакында нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Наил хәзрәт балаларны Мәүлид ае белән тәбрикләде һәм барлык катнашучыларга мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр таратты.
Мәүлид ае уңаеннан Нурлатта спорт ярышы узды
02 ноябрь 2020 ел 17:11
Соңгы яңалыклар
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнү дәресләренә чакыра
24 сентябрь 2020 ел 16:05
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Ислам нигезләре” курсларын башлау хакында игълан итә
22 сентябрь 2020 ел 17:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы