Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә татар теле буенча ачык дәрес узды

24 декабрь 2020 ел 15:07
Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә татар теле буенча ачык дәрес узды

23 декабрьдә Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә ТР Диния Нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Без - татарлар" курсларында шөгыльләнүчеләр өчен ачык дәрес узды.

Дәрес Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул дәрестә катнашучыларга "Хозур" нәшрият йортында басылган "Ислам дине нигезләре" дигән китаплар бүләк итте. Әлеге хезмәт гакыйдә, фикһ, әхлак, ислам тарихы бүлекләреннән тора. Китап гади, аңлаешлы тел белән язылган, һәр тема тәфсилләп ачылган. Дәрес интерактив формада, проектор кулланып үткәрелде. Мөгаллимә башта татар телен өйрәнүчеләргә кыска метражлы видео күрсәтте, анда башлангыч сыйныф укучылары татар телендә шигырь сөйлиләр. Дәрес барышында тыңлаучылар фигыльләрне төрләндерү күнегүләре эшләделәр, сүзләрдә килеш кушымчаларын кабатладылар.

Шунысы сөенечле, менә өч ел инде Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар оештыра. Быел түләүсез андый курслар шәһәрнең ике мәчетендә эшли: дүшәмбе һәм чәршәмбе көнне дәресләр - Үзәк мәчеттә, ә сишәмбе һәм җомга көнне "Ирхәм" мәчетендә уза.

Татар теле дәресләренә, ничә яшьтә һәм нинди милләттән булуына карамастан, теләгән һәр кеше йөри ала. Дәресләр 18 сәгатьтә башлана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16

Шәкертләр ял итәргә чыкты

Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.

08 сентябрь 2017 ел 13:53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана