Күптән түгел Буа мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге кошларга җимлекләр ясау конкурсы уздырды. Кышкы салкыннарда кошларга азык табу кыенлаша. Шуңа күрә алар кешеләр янына ашыга. Агач ботакларына кунып, чыркылдашып адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хайваннарга карата яхшы мөгамәләдә булырга кушкан. Кошларны ашату зур савап. Аларны ашату өчен җимлекләр ясау кирәк. Җимлекләр ясауның әһәмияте турында "Зөя буйлары" дәүләт заказнигының начальнигы Илнур Гобәйдуллин мәдрәсә шәкертләренә аңлатты. Соңыннан ул Буа мәдрәсәсенә "Кызыл китап" бүләк итте һәм шәкертләр белән бергә җимлекләр элде.