20 февраль көнне Югары Ослан районының "Каен" балалар бакчасында "Татар кызы, татар малае – 2021" дип исемләнгән конкурс булды. Әлеге чараларны үткәрүдә район мәгариф бүлеге һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, Югары Ослан районы мөхтәсибәте катнашты. Конкурс балаларда дини-әхлакый сыйфатлар, илебезгә мәхәббәт, татар халкындагы гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чаралар алты номинациядә үткәрелде: “Татар малае – 2021", “Татар кызы – 2021”, “Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай (кыз)”, “Иң тырыш малай (кыз)”, “Иң талантлы малай (кыз)”, “Иң матур сәхнә образы өчен”. Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге дипломнары һәм мөхтәсибәт тарафыннан бүләкләр тапшырылды. Телебезне, йолаларыбызны саклап калу буенча районыбызда тагын бер зур адым ясалды.
Югары Осланда "Каен" балалар бакчасында сабыйлар белән районкүләм "Татар кызы, татар малае – 2021" конкурсы үткәрелде
24 февраль 2021 ел 18:41
![Югары Осланда "Каен" балалар бакчасында сабыйлар белән районкүләм "Татар кызы, татар малае – 2021" конкурсы үткәрелде](/netcat_files/631/825/IMG_20210220_WA0029.jpg)
Соңгы яңалыклар
![](/netcat_files/631/825/KursyTatarskogo_v.jpg)
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте татар телен өйрәнү дәресләренә чакыра
24 сентябрь 2020 ел 16:05
![](/netcat_files/631/825/B_gelm_Kursy.jpg)
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте “Ислам нигезләре” курсларын башлау хакында игълан итә
22 сентябрь 2020 ел 17:55
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы