22 марттан 4 апрельгә хәтле Буа мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның кышкы сессиясе булып үтте.
Шәкертләр остазларга үзләренең өй эшләрен ни дәрәҗәдә әзерләп килгәннәрен күрсәттеләр. “Гыйлем алу – энә белән кое казу” булса да, шәкертләр бирешми, яхшылап укыдылар. Мәдрәсәдә 64 шәкерт читтән торып уку бүлегендә белем ала.