Чүпрәле имам-мөхтәсибе Данир хәзрәткә медальләр тапшырдылар

08 июль 2021 ел 14:30
Чүпрәле имам-мөхтәсибе Данир хәзрәткә медальләр тапшырдылар

Бүген, зөлкагъдә аеның 25нче көнендә (5нче июльдә), Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Марат Гафаров катнашында имамнар җыелышы үткәрелде.

Әлеге чара Коръән сүрәләре уку белән башланды. Җыелыш барышында район мөхтәсибәтен җитәкләгән, Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифасын да башкарчы Данир хәзрәт Шәрәфетдиновның гомер бәйрәме уңаеннан җылы сүзләр әйтелде. Аңа 65 яшь тулды.

Район башлыгы Марат Гафаров Данир хәзрәтнең тәҗрибәле дин әһеле буларак, җирлегебездә ислам динен таратуда, әхлак тәрбиясе бирүдә олы хезмәт куюын билгеләп үтте. Киләчәктә дә әлеге хезмәтендә күркәм уңышлар теләп, районның 90 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.

Равил хәзрәт тә мөхтәсибнең тырышлыгы, активлыгы белән аерылып торуын әйтеп үтте.

“Мөфтият белән тыгыз элемтә урнашып, Данир хәзрәт мактаулы, дәрәҗәле мөхтәсибләр арасында урын тота. Бу хакта мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин да үзенең Инстаграм битендә билгеләп үтте, котлаулар язды”, – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Алга таба да имам-мөхтәсибкә җирлектәге дини вәзгыятьне туры юлдан алып бару, милләтара мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен саклау юнәлешендә хакимият органнары һәм мәхәллә имамнары белән бергәләшеп эшләвен теләде. Ул Данир хәзрәтне күпьеллык нәтиҗәле хәзмәттәшлеге, милләтара һәм динара татулыкны үстерү, татар дини-илаһият мирасын саклау өлкәсендә куйган тырышлыклары өчен Татарстан мөфтиятенең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде.

Җыелышта имамнар алдында торган көн тәртибендәге мәсьәләләр турында да сүз булды. Болар: җирләрне, мәчетләрне теркәү эшләре, корбан ае, гает намазын үткәрү һ.б.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана