24 июль көнне “Әбү Хәнифә” мәчетендә мәхәллә күләмендә ир-атлар өчен корбан ашы үткәрелде.
Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт кунакларга тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Илсур хәзрәт Нуруллин җыелган халыкка үзенең төпле вәгазен сөйләде. Ильяс хәзрәт Сабиров Коръән укыды. Аннан Илсур хәзрәт дога кылды. Әбү Хәнифә мәчетенең төп иганәчесе булган Зөфәр Фатихович та сүз алды. Шамил хәзрәт Вәлиуллин үзенең 95нче елларда мәчеткә йөргәндә булган вакыйгаларын искә төшерде. Кунаклар икенде намазын укып, таралды. Аллаһы Тәгалә мәчетебезгә биргән корбаннарны кабул итсен. Амин.