Адав-Толымбай мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

08 август 2021 ел 15:54
Адав-Толымбай мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

7 август көнне Адав-Толымбай авыл мәчете 25 еллык юбилеен үткәрде.

Тантананы мәчет мөгаллимәсе Гөлсинә ханым Мөлекова ачып җибәрде. Мәҗлесне үткәрү планы, килгән кунаклар белән таныштырды. Сүз иң элек мәчет имамы Линард хәзрәт Гыйззәтуллинга бирелде. Ул Коръән укып башлап җибәрде. Тантанада Фәһим хәзрәт Сөләйманов мәчет төзегән вакытны искә алды. Мәчеткә дәвамлыклар теләде. 1996 елларда мәчеттә дин сабаклары биргән Габдерәүф хәзрәт Хисмәтуллин да истәлекләре белән бүлеште, Адав-Толымбай авылы халкына актив булганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Авылның күренекле шәхесләре Фәрит әфәнде Садриев белән Раил абый Садрив та эчтәлекле чыгыш ясадылар. Мәҗлес ахырында Буа мөхтәсибәте һәм Адав-Толымбай авылы мәхәлләсе исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Шушы олы мәҗлесне оештыручыларның өлкән буын вәкиле - Гөлсинә ханым мәчет юбилеена багышлап язган шигырен башкарды. Ахырда килүчеләр әзерләнгән мул табын артында кунак булдылар.

Адав-Толымбай авылы мәчетенең 25 еллык юбилее бик күркәм, матур үтте. Оештыручыларга, хезмәт куючыларга һәм килүчеләргә дә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана