Чистайда җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды

10 август 2021 ел 14:37
Чистайда җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды

Чистайда “Әнәс” һәм “Әниләр” мәчетләре каршында ике атналык җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары тәмамланды. Соңгы көнне балалар өчен бәйрәм оештырылды, биредә алар курсларда үзләштергән осталыкларын күрсәттеләр, ата-аналар алдында сурәләр укып күрсәттеләр һәм мөнәҗәтләр башкардылар. Остазлар катнашучылар өчен җылы атмосфера булдырырга тырышты.

Балалар каршында нәсыйхәт сүзләре белән Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Аксакаллар шурасы рәисе Фәрит Галимов, мәчет имамнары Әбубәкер хәзрәт Газизов һәм Тимур хәзрәт Матвеев чыгыш ясады. Алар балаларга һәм аларның әти-әниләренә рухи тәрбия бирүнең һәм туган телне саклауның мөһимлеге хакында тагын бер тапкыр искә төшереп үттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана