Буаның "Хаҗилар" мәчетендә малайлар өчен җәйге дини курслар үтте

16 август 2021 ел 17:24
Буаның "Хаҗилар" мәчетендә малайлар өчен җәйге дини курслар үтте

Август аенда шәһәребезнең “Хаҗилар” мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә малайлар өчен ике атналык җәйге дини курслар үтте. Буа мәдрәсәсе мөгаллиме Ильяз хәзрәт Сабиров, Илсур хәзрәт Нуруллин, “Рәшидә” үзәге шәкерте Идрис әфәнде Сөләйманов яшь шәкертләрне Коръән укырга, гәрәпчә язарга, намаз тәртипләренә өйрәттеләр.

Өйлә намазыннан соң балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады.

Аннан Гөлсинә ханым Сөләйманова, Фидания, Василә ханымнар әзерләгән кайнар ризык белән тукландылар.

13 август көнне, курсларны тәмамлап, “Хаҗилар” мәчете мәйдәнчыгында балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмне мәдрәсә мөгаллиме Абдуррауф хәзрәт алып барды. Бәйрәм балаларны ат арбасына, кечкенә понига утыртып йөрү, батутта сикерү, татлы мамык, туңдырма белән сыйлау, төрле спорт күренешләрен кертү: канат тарту, чүлмәк вату ярышлары, аниматор эшләве белән үлереп барды. Азан әйтү, Коръән уку буенча ярышлар үткәрелде.

Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов шәкертләргә дин турында сөйләп, мәчеттә укылган хәрефләрне онытмаска өндәде.

Мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов мул табын артында учакта пешкән пылау белән  балаларны, мәхәллә халкын сыйлады. Шәкертләргә мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр таратылды.

Ата-аналар шушы дини курсны оештыручыларга Фәһим хәзрәткә, Гөлсинә ханымга һәм аларның командасына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Аллаһы Тәгалә аларның изге эшләреннән разый булсын. Әмин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана