Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәдрәсә шәкертләренә Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ турында 2 томлык китап бүләк итте

17 декабрь 2021 ел 09:03
Габдерәүф хәзрәт Зәбиров мәдрәсә шәкертләренә Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ турында 2 томлык китап бүләк итте

Җөмәдәл-әүвәл аеның 12нче көнендә (16нчы декабрьдә) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе  шәкертләренә һәм остазларына Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ тормыш юлы турында ике томлык 252 китап тапшырылды. Әлеге бүләкне уку йорты әһелләренә «Аллаһның сөекле рәсүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм» китабының авторы, Казанның “Миргазиян” мәчете имам-хатыйбы, Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының фән һәм мәгариф буенча урынбасары, “Сәед Кол Шәриф исемендәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакфы” генераль директоры Габдерәүф хәзрәт Зәбиров ясады.

Беренче томда — Мөхәммәд ﷺ дөньяга килүе, балачагы, ятим калуы, яшьлеге, Мәдинәгә күчкәнче Мәккәдә алып барган пәйгамбәрлек эшчәнлеге тасвирлана. Мәккә чоры Рәсүлуллаһның  ﷺ пәйгамбәр булып хезмәт итүенең 13 елын үз эченә ала һәм беренче томда Мәккәдә гомер итү чорында ширек белән пычранган күңелләрне илаһи тәүхид кысаларында бөек игътикад белән пакьләү бик ачык чагылыш таба. Беренче китап 350 биттән тора.

432 биттән торган икенче том Мөхәммәд ﷺ эшчәнлегенең Мәдинә чоры белән бәйле барлык төп вакыйгаларны үз эченә ала. Мәдинә чоры Пәйгамбәр ﷺ тормышының соңгы 10 елы дигән сүз. Пәйгамбәребез ﷺ халыкара дәрәҗәдәге мөселман дәүләт эшлеклесе, иң күркәм әхлакый һәм рухи сыйфатлар үрнәгенә ия шәхес булып тора. Икенче томда Мөхәммәд ﷺМәдинәдә тормыш иткәндә Аллаһ диненә өндәү-чакырулары тасвирлана.

Бүләкне кабул итеп алып, Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Пәйгамбәребез ﷺ тормыш юлы бәян ителгән хезмәткә зур бәя бирде, аның уку-укыту эшендә файдалану өчен бәяләп бетергесез чыганак булуы хакында җиткерде. Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы турындагы 2 томлык китап хәзерге татар әдәби телендә язылган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана