Яллар файдалы узды

18 гыйнвар 2022 ел 15:07
Яллар файдалы узды

Узган елның декабрь аенда Буа мөселман эшмәкәрләренең “Изгелектә ярышыйк” дигән ярдәм фонды оешты. Алар утырышта 2022 елда мәчетләрдә узачак кышкы дини курсларга матди ярдәм күрсәтергә карар кылды. Фонд, акча җыеп, шәһәребезнең ике мәчетенә бүлеп бирде. Аларның бу адымы оештыручыларга да, балаларның әти-әниләренә дә зур ярдәм булды.  Дини курслар Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

Яшьләр бүлеге Буа мөхтәсибәте белән берлектә 2022 елны балаларны шатландырудан башлады. “Хаҗилар” мәчетендә гыйнварның 3нән алып 9на кадәр 56 ир бала белән атна буе дини дәресләр алып барылды. Алар мәчет янында урнашкан шугалакта туп типте, нәни балалар тау шуды, төш вакыты җиткәч, мәчеткә кереп, тәмле кайнар аш белән тукландылар. Шәкертләрнең остазлары -  Гомәр Мифтахетдинов һәм Казанның “Рәшидә” үзәгендә белем алучы Идрис Сөләйманов, Буа мәдрәсәсе шәкерте Хыялбәк яшь шәкертләргә гыйлем бирде, балалар мәчеткә бик теләп йөрде. Остазлары алар өчен ахыргы көнне викторина үткәрде, эшмәкәр Марат Хәйбуллин, малайларның күңелләре булсын дип төрле ярышлар үткәрде. Тәмле пылау ашап, пакеты белән күчтәнәч алып, шатланып, курсларны тәмамладылар.

 “Әбү Хәнифә” мәчетендә 3нче гыйнвардан алып 8нә кадәр кызлар өчен кышкы дини курслар үткәрелде. Изге Коръән укырга өйрәнү дәресләре белән беррәттән әхлак, Пәйгамбәрләр тарихы, кул эшләре буенча мастер-класслар үрелеп барды. Көн саен тәмледән-тәмле камыр ризыклары, җиләк-җимеш, конфетлар белән сыйландылар. Курсларның ябылышын тагын да күңеллерәк үткәрер өчен, яшьләр бүлеге кызлары килеп, балалар белән төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан һәрберсенә пакет белән бүләк тапшырылды.

 Буа мөхтәсибәте һәм ата-аналар “Изгелектә ярышыйк” дигән төркемдәге эшмәкәрләргә, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга һәм аның ярдәмчеләренә, “Әбү Хәнифә” мәчетендә кызлар курсын оештырган Лилия Вәлиуллинага һәм аның ярдәмчеләренә,  яшь мөслимәләргә олы рәхмәтен җиткерә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана