Буа мөхтәсибәтендә чаңгы ярышы узды

21 февраль 2022 ел 15:53
Буа мөхтәсибәтендә чаңгы ярышы узды

20 февраль көнне Буа мөхтәсибәте яшьләр бүлеге белән берлектә Буа мәдрәсәсе һәм мәчетләр арасында чаңгы ярышы уздырды.

Иртәнге 9.00-дә мәхәллә чаңгычылары ун командага тупланып, Толымбай урманы янына җыелды. Чара Коръән-Кәрим уку белән башланып китте. Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм Буа районы спорт җитәкчесе Рамил Ханбиков чараны ачып җибәрделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин һәм Салаватуллин Марсель көн тәртибе һәм кагыйдәләр белән таныштырып киттеләр. 

Катнашучы мәчетләр өчәр кеше туплап 1,5 км эстафета һәм 1,5 км га масстартта ярыштылар.

Нәтиҗә ясалгач, урыннар билгеләнде.

Эстафета буенча:

1нче урын – “Әниләр” мәчете;

2нче урын – Иске Суыксу авылы мәчете 2нче мәхәллә;

3нче урын – “Хаҗилар” мәчете. 

Масстарт буенча: 

1нче урын – Гайнуллин Тәүфикъ (Иске Суыксу авылы);

2нче урын – Хәкимов Илсур (“Хаҗилар” мәчете);  

3нче урын – Сыраев Марат (“Әниләр” мәчете).

Җиңүчеләргә мөхтәсибәт исеменнән кубок, истәлекле бүләкләр, мактау грамоталары тапшырылды. Барлык катнашучылар, мәдрәсә шәкертләре пылау белән сыйланып, чәй эчтеләр.

Буа хакимиятенә, яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллинга, яшьләр бүлегендәге активистларга мөхтәсибәт исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана