Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелде

10 март 2022 ел 11:34
Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимәләр бәйгесе” үткәрелде

   Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкны билгеләп үтү  кысаларында Кукмара  мәдрәсәсендә чираттагы кызыклы чара үткәрелде. “Мөслимәләр бәйгесе” дип аталган әлеге чарада мәдрәсәдә белем алучы хатын-кызлар төркемнәре катнашты. Үзләрен “Нәсыйхәт”, “Фатиха” һәм “Күңелләр нуры” дип атаган өч төркем түбәндәге номинацияләр  буенча ярышты:

   1) Сәламләү, ягъни төркем белән таныштыру; 2) Коръән уку; 3) Тарихи сорауларга җавап бирү; 4) “Мәрхәмәтлек” темасына сәхнә күренеше; 5) Балаларга исем тәкъдим итү (бу конкурста һәр команда балага кушарга мөмкин булган дини дә, милли дә 5 исем тәкъдим итеп, шуларга аңлатма бирергә тиеш булды);  6) Сабыйларга әкият (татар телендә кечкенә балага әхлакый тәрбия бирүче кыска әкият сөйләү); 7) Камыр бизәү серләре (бәйгенең шушы өлешендә командалар нинди дә булса камыр ризыгын матур итеп бизәп, жюри хөкеменә тәкъдим итте). 

   Төркемнәрнең осталыгын Кукмара районының Баш абыстае Гөлсинур Әхсәнова җитәкчелегендәге жюри бәяләде (жюрига Кукмара районы хакимияте вәкиле Равия Кәримуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова һәм республикакүләм “Ак калфак” ошмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина керде).

   Гомум нәтиҗә буенча беренче урынга 3 курс шәкертләре лаек булды (“Фатиха” төркеме). Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана