Яр Чаллының Җәмигъ мәчетенә беренче ярымайлар куелды

14 март 2022 ел 15:04
Яр Чаллының Җәмигъ мәчетенә беренче ярымайлар куелды

Шәгъбан аеның 9 нчы көнендә (12 мартта) өйлә намазыннан соң Яр Чаллы шәһәрендә төзелеп килүче “Җәмигъ” мәчетенең ике гөмбәзенә ярымайлар куелды. Чарада Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мәчет имам-хатыйблары һәм төзелешкә ярдәм иткән иганәчеләр катнашты.

Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, тантананы ачып җибәреп, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, тарихи вакыйга алдында торуларын билгеләп үтте. Җәмигъ мәчете турындагы хыялларның акрынлап тормышка ашып килүен, ике гөмбәзгә айның урнаштырылуын хәбәр итте. 

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов әлеге мәчетнең тарихы 30 ел элек үк башлануын, 1992 елда нигез ташы салынуын әйтте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең Яр Чаллы өчен мөһим булган мәчетнең төзелеп бетәргә тиешлеге турында карар кабул итүен, үзенең шәхси үрнәгендә бу эшне башлап җибәрүен, аңа башкалар да иярүен ассызыклап үтте. Тантанада катнашучылар Яр Чаллының Җәмигъ мәчетенә беренче ярымайлар куелуны мөселманнар, шәһәр халкы өчен гомердә истә калырлай вакыйга дип билгеләп үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана