Чүпрәледә мөслимәләр “Исламда хатын-кыз” темасына сөйләште

16 март 2022 ел 17:16
Чүпрәледә мөслимәләр “Исламда хатын-кыз” темасына сөйләште

Бүген, Шәгъбән аеның 13нче көнендә (16нчы мартта), Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә район мөслимәләре очрашты. Әлеге чарада абыстайлар һәм мөгаллимәләр район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белән очрашты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Очрашуның беренче өлешендә Данир хәзрәт Шәрәфетдинов чыгыш ясап гүзәл затларга район өммәте тормышында актив катнашулары һәм җәмгыятьтә Ислам кыйммәтләрен таратуда ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Район мөселман җәмәгатьчелеге эшчәнлегенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында, 2022 елга булган планнар хакында сөйләде.

Аерым алганда, агымдагы елда үткәреләчәк Изге Болгар җыены, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чараларда катнашу, шулай ук район күләмендә традициягә кергән Мунчәли укулары, Абыз бабай каберлегендәге җыен, мәчетләр каршында дини чаралар оештыру, мәдрәсәләрдә шәкертләр укыту эшләрен алып бару һ.б. турында сүз барды. Аларны оештыру мәсьәләләре хакында Фәргать Нәүметов чыгыш ясады.

– Мөслимәләр авыл җирлекләрендә имам-хатыйбларга мөмкин кадәр күбрәк файдалы булырга тиеш, алдыбызда торган мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләшеп эзлик, – диде Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Район мөхтәсибе мөслимәләр арасында күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Шланга авылыннан Алсу ханым Якуповага, Иске Чокалыдан Илһамия ханым Айзятовага рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Чара киңәш, фикер алышу һәм ихлас аралашу белән үрелеп барды.

Район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Энҗия ханым Шәрәфетдинова “Исламда хатын-кыз” темасына әзерләгән төрле биремнәр аша Аллаһның әмере, хатын-кызның яшәү рәвеше, гаиләдә тоткан урыны, балалар тәрбияләүдәге роле турында мәгълүматлар җиткерде. Энҗия ханым Аллаһ хатын-кызның күңеленә балаларга, якыннарына карата чиксез сөю хисе салган, аларның төп билгеләнеше – дөньяга югары әхлак сыйфатлары тарату, шул әхлакның үрнәге булу икәнлеген аңлатты.

Исламның матурлыгы, анда хатын-кызның нәфислеге һәм күңел дөньясы, киенү, яулык бәйләү, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләренә багышланган темалар бүгенге көн күзлегеннән чыгып, күп кенә төшенчәләр турында уйланырга чакырды.

Җыелыш күмәк рәвештә дога кылу белән тәмамланды. Шулай ук мөслимәләргә мөхтәсибәт тарафыннан бүләкләр дә таратылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана