Буа мөхтәсибәтендә ифтар мәҗлесләре башланды

04 апрель 2022 ел 11:47
Буа мөхтәсибәтендә ифтар мәҗлесләре башланды

3нче апрель көнне Буа районы Түбән Наратбаш авылында мәчет ашханәсендә ифтар мәҗлесе булып узды. Мәҗлесне авыл имамы Рөстәм хәзрәт Баһауддинов башлап җибәрде. Буа шәһәре Госман мәчете имамы Илсур хәзрәт Нуруллин Рамазан ае башлану белән чын күңелдән үтемле нәсыйхәтләрен ирештерде. Зөфәр хәзрәт Коръән аятьләрен укыды, Илсур хәзрәт багышлап дога кылды. Азан әйтеп, халык ахшам намазы укып, авылда яшәүче Рәшит кардәш әзерләгән мул табынга рәхим иттеләр. Килгән хәзрәтләр үзләренең җылы сүзләрен ирештерделәр. Мәҗлес илгә-көнгә догалар кылып тәмамланды. Шундый мул табыннар әзерләгән өчен Раббыбыз рәхмәтләре яусын дип телибез.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9

Соңгы яңалыклар

Чистай районы Кызыл Ялан авылында корбан ашы узды

Әбубәкер хәзрәт "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында вәгазь сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 10:05

Тәтеш мөхтәсибәтендә - корбан ашлары

Әлеге чара авыл халкы өчен оештырылды.

11 сентябрь 2017 ел 09:47

Балаларга вәгазь сөйләделәр

Вәгазьне Ирек хәзрәт Сәләхиев сөйләде.

11 сентябрь 2017 ел 09:16

Шәкертләр ял итәргә чыкты

Ык елгасы яр буенда учакта тәмле ризыклар әзерләнгән иде.

08 сентябрь 2017 ел 13:53
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана