Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов “ДУМ РТ Хаҗ” операторы белән гомрәдә булдылар. Хаҗилар Рамазан аның ахыргы көннәрен Мәккә шәһәрендә үткәреп, Хәрәм мәчетенә намазларга, ифтарларга, тәравих, тәһәҗҗүд намазларына йөрделәр. Гает намазларын үткәреп, Илмир хәзрәт җитәкләгән төркем белән Мәдинә шәһәрендә юл тоттылар, Өһед тавында, Ике кыйбла һәм Җомга мәчетләрендә, Хандак сугышы булган җирләрне күреп, бик тәэсирләнеп йөрделәр. Хаҗилар биш вакыт намазларны да Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетендә укыдылар.
8нче май көнне Илмир хәзрәт Хәсәновның төркеме туган якларына исән-сау кайтып җитәр дигән догада калабыз.