Әлмәттә икенче ел рәттән мини-футбол буенча турнир узды

30 май 2022 ел 09:19
Әлмәттә икенче ел рәттән мини-футбол буенча турнир узды

Шәүвәл аеның 27нче көнендә Әлмәт шәһәренең “Алнас” стадионында Әлмәт мөхтәсибәте кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Әлеге ярышта Әлмәт районы мәчетләреннән килгән 11 команда катнашты.

Ярышны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин турнирның максатын аңлатып үтте: ярыш мөселманнарны спортка җәлеп итүдән тыш, район мөселман яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуны үз эченә ала.

Салкынча көн булуга карамастан, футбол мәйданына күпләгән командалар һәм җанатарлар җыелды, алар бу ярышка берничә айдан әзерләнә башлаганнар иде.

Уен нәтиҗәләре буенча, турнирда җиңүче булып Әлмәт шәһәренең “Тәзкирә” мәчете командасы танылды, икенче урынны Урсалы мәчете, өченчене – Тайсуган авылы мәчете командасы яулады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Урсалы мәчете командасы узган елны да турнирда көмеш призер булган иде. Җиңүчеләргә быел медальләр, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, ә турнирның төп җиңүчесе Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына лаек булды.

Җиңүчеләрне тәбрикләп, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин барлык катнашучыларны матур уен һәм дустанә мохит белән чыгыш ясаулары өчен рәхмәтләрен белдерде. Ул Корбан бәйрәменнән соң Әлмәттә мини-футбол буенча республикакүләм турнир узачагын билгеләп үтте. Узган елдагыча ул республика мөселманнарын гына түгел, күрше төбәкләрне дә үзенә туплаячак. Футболдан тыш, мөхтәсибәт планында алкалы хоккей буенча турнир үткәрү бар, ул 4нче июньдә Габдрахман авылы Боз сараенда узачак.

Турнир тәмамланганнан соң, катнашучылар җәмәгать белән өйлә намазын укыды һәм бәйрәм өстәле янында дустанә аралашуны дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана