Үткән елның ноябрь аенда Буа районының “Госман” мәчетендә Илсур хәзрәт Нуруллин егерме бишләп бала җыеп, әдәп-әхлак, гәрәп хәрефләрен тану һәм язу, пәйгамбәрләр тарихы дәресләрен бирде. Сабыйлар Илсур хәзрәткә бик теләп йөрделәр. 29нчы май көнне “Әбү Хәнифә” мәчетендә шушы нәни шәкертләр өчен бәйрәм әзерләнде. Остазлары Илсур хәзрәт мәҗлесне ачып җибәрде. Сорау-җавап формасында балаларның белемнәрен тикшерде. Үткәннәрне кабатлатып, ныгытты. Мөхтәсиб Илмир хәзрәт, имамнарыбыз – Фәһим һәм Рөстәм хәзрәт тә нәни шәкертләргә үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Чара шәкертләргә әзерләнгән мул табын белән тәмамланды. Балаларыбыз тәрбияле булып үссеннәр, үзләребезне шатландыручылар булсыннар!
Буада балаларны шатландырдылар
30 май 2022 ел 17:11
Соңгы яңалыклар
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге курслары тыңлаучылары Бөтендөнья күрү көнен билгеләп үтте
09 октябрь 2020 ел 17:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы