Мөслимдә "Киемгә икенче тормыш" акциясе үтте

31 май 2022 ел 15:57
Мөслимдә "Киемгә икенче тормыш" акциясе үтте

24-29 май көннәрендә Мөслимдә "Киемгә - икенче тормыш" акциясе үтте. Чара Мөслим районы мөхтәсибәте, социаль яклау үзәге, "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге инициативасы белән "Хәләл үзәк" бинасында оештырылды. Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, халыкның киң катламнарын хәйриячелек эшенә җәлеп итүне максат итеп куя.

Киң күңеле райондашларыбыз бик күп кием-салым, аяк киемнәре китерде. Иң беренчеләрдән булып Яңа Сәет авылыннан үзләре дә күп бала тәрбияләп үстергән Муллашәех һәм Тихния Галиевлар кием алып килде. Кабат кулланырга яраклы, яхшы хәлдәге, чиста итеп юылган җәйге күлмәкләр, аяк киемнәре, кышкы өс киемнәре, ир-ат костюм-чалбарлары, балалар өчен уенчыклар бар иде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана